Оешма-предприятияләр арасында XXVIII кышкы спартакиада ярышларын йөзү һәм канат тарту дәвам итә
Яңалыклар

Оешма-предприятияләр арасында XXVIII кышкы спартакиада ярышларын йөзү һәм канат тарту дәвам итә

Бүген, 25 февральдә Мөслимдә Спартакиада кысаларында йөзү һәм канат тарту ярышлары үтте.

Йөзү буенча урыннар тубәндәгечә:

I урын- Мөслим гимназиясе һәм "Нептун" бассейны;

II урын- Россия эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлеге командасы;

III урын- берләштерелгән команада газ. участогы, "Миләшкәй" балалар бакчасы һәм Россельхозбанк.

Канат тарту буенча урыннар тубәндәгечә:

I урын- Мөслим гимназиясе һәм "Нептун" бассейны;

II урын- Россия эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлеге командасы;

III урын- районның Совет һәм Башкарма комитеты командасы.

Гомуми нәтиҗәләр буенча финалга 4 команда чыкты:

I урын- Россия эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлеге командасы;

II урын- Мөслим гимназиясе һәм "Нептун" бассейны;

III урын- районның Совет һәм Башкарма комитеты командасы;

IV урын- берләштерелгән команда Мөслим Лицее һәм Г. Тукай исемендәге мәктәп.

Нәтиҗәдә, Россия эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы бүлеге командасы һәм Мөслим гимназиясе, "Нептун" бассейны командалары 3 нче март көнне узачак XXVIII кышкы спартакиаданың суперфиналында район чемпионы титулы өчен көрәшәчәкләр. 26нчы февраль көнне "Мизгел" яшьләр узәгендә җирәбә салу булачак.


Нет комментариев