Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өегездә калыгыз!

Татарстан Президенты самоизоляция вакытында район һәм шәһәрләрдә патруль эшләрен көчәйтергә кушты. Патруль махсус хезмәтләргә йөкләнгән.

 “Санитар-эпидемиологик режим вакытында Мөслим урамнарында кеше шактый күп йөри башлады. Соңгы ике көндә бигрәк тә. РФ административ хокук бозулар кодексының 20.6 матдәсенә үзгәрешләр керде. Аның нигезендә без изоляция режимын бозган гражданнарны җаваплылыкка тарта башладык. Гадәттән тыш хәл килеп чыгу куркынычы булган территориядә яки гадәттән тыш хәл зонасында (әлеге Кодексның 6.3 статьясындагы 2 өлешендә каралган очраклардан тыш), югары әзерлек режимын керткәндә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәмәгән очракта, гражданнарга – бер меңнән утыз мең сумга кадәр; вазыйфадагы затларга – ун меңнән илле мең сумга кадәр; юридик затларга йөз меңнән өч йөз мең сумга кадәр административ штраф каралган. Кичә, 9 апрель көнне изоляция режимын бозган бер райондашыбызның эше судта каралып, аңа административ җәза билгеләнде, штрафка тартылды”, – дип хәбәр итә район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Раил Гатауллин. Изоляция режимын бозган тагын бер райондашыбызның эше бүген судка җибәрелде. Чит илдән кайткан 6 райондашыбыз бүген карантин режимын саклап өйләрендә утыра.

Өегездә калыгыз! Үзизоляция режимын саклап, сез коронавирустан сакланып кала аласыз!

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев