ӘНВӘР НУРГАЛИЕВ: “ХАТЫН-КЫЗДАН БАШКА ЯШИ АЛМЫЙМ”
Яңалыклар

ӘНВӘР НУРГАЛИЕВ: “ХАТЫН-КЫЗДАН БАШКА ЯШИ АЛМЫЙМ”

Бу хакта Башкортстанның атказанган артисты Әнвәр Нургалиев Казанда узган өстәмә концертында әйтте.


https://www.youtube.com/watch?v=tLaOMtnshyw&list=PLhs3H5R9lqN_LkekdYwMNyftuYf0S4-zs

"Мин хатын-кыздан башка яши алмыйм. Хатынымны бик яратам. Күптән түгел тормыш иптәшемне үзен генә ял итәргә җибәрдем. Аннан башка бик кыен булды", - диде Әнвәр Нургалиев. Билгеле булганча, Әнвәр хатыны Ирина белән ике бала үстерә.

Әнвәр Нургалиев сәхнәдә үзен бик тыйнак, әдәпле тота. Концертта гаиләсе турында, хатын-кызга хөрмәте турында эчтәлекле сүзләр сөйләде. Җырлары да нигездә мәхәббәт турында.

Бу юлы да тамашага билетлар тиз арада сатылып беткән, шуңа күрә декабрьдә Әнвәрнең өченче концерты көтелә икән.


Нет комментариев