"Нуретдинов" фермер хуҗалыгы моржиналь культуралар игә
Хәзерге базар шартларында авыл хуҗалыгы формированиеләре моржиналь культуралар игүгә өстенлек бирә башлады. "Нуретдинов" крестьян-фермер хуҗалыгында, мәсәлән, чәчү әйләнешендә традицион культуралардан тыш, карабодай, рапс, борчак, рыжик һәм көнбагыш та бар. Көнбагышны узган ел 400 гектарда үстереп караганнар. Быел аның мәйданын 1000 гектарга җиткергәннәр. Уңышы да яхшы гына чыккан. Бу культураны игү буенча хуҗалыкның алдынгы механизаторы Юрий Григорьев специальләшкән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев