Нәүруз бәйрәме узды
Яңалыклар

Нәүруз бәйрәме узды

Мөслим лицеенда бүген 2-5 сыйныф укучылары өчен Нәүруз бәйрәме узды

Балалар Кыш белән Яз көрәшенең шахиты булдылар. Ел фасылларына табышмаклар чишәргә булыштылар. Кыш бабай җиңелүен таныды һәм тәхетен Нәүрузбикәгә бирде. Бәйрәм җыр-биюләр, уеннар белән дәвам итте. Соңыннан балалар бергәләп үзләре алып килгән тәм-томнар белән сыйланды.


Нет комментариев