Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

һөнәрләр күп, кайсын сайларга?

Эшче һөнәрләрнең дәрәҗәсен күтәрү, яшьләрдә аларга карата кызыксыну уяту, яңа технологияләрне үзләштерү, предприятиеләр өчен таләп ителгән һөнәрләрне үстерү – бүгенге көн таләбе. Белем һәм һөнәр бирү мәктәпләре генә түгел, башка җаваплы оешмалар да әлеге юнәлештә максатчан эш алып бара. Хезмәт һәм мәшгульлек үзәге дә шушы юнәлештә эшләүчеләрнең берсе.

Бүген эшче һөнәрләргә һәм инженер белгечлекләренә сорау арта бара. Укучыларда әлеге һөнәрләргә карата кызыксыну уяту максатында төрле очрашулар, экскурсияләр оештырыла. Район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге тарафыннан икенче ел рәттән һөнәри ориентлашу көннәре үткәрелә. 
– ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елны “Эшче һөнәрләр елы” дип игълан иткән иде. Бүген күп кенә яшьләр укытучы, юрист, менеджер, нефть индустриясе, икътисадчы белгечлекләренә тартыла. Әлбәттә, әлеге һөнәр ияләре дә кирәк. Әмма ВУЗ тәмамлаган дипломлы белгечләр арасында эш таба алмыйча йөрүчеләр дә байтак. Ә эшче һөнәрләргә ихтыяҗ беркайчан да кимеми, киресенчә арта гына бара. Бүген авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче белгечләргә, югары квалификацияле механизаторлар, эретеп ябыштыручылар, ташчылар, слесарьлар, электриклар һәм башка шундый һөнәр ияләренә сорау зур. Икенче ел рәттән үткәрелүче һөнәри ориентлашу көнендә югары класс укучыларын җирлектәге оешма-предприятиеләр белән таныштырабыз, ихтыяҗ зур булган һөнәрләр турында сөйлибез, бу оешмаларда эшләүче белгечләр белән очрашабыз, – ди район хезмәт һәм мәшгульлек үзәге җитәкчесе Дамир Мөхәмәтдинов. 
Районыбыз территориясендә эшләүче “Август-Мөслим”, “Агромастер”, “Татавтодор” җәмгыятенең Мөслим участогы, район электр челтәрләре җәмгыяте һәм политехника техникумы белгечләре бу көннәрдә мәктәпләрдә очрашуларда катнашты, үз оешмалары хакында сөйләде. Укучылар үзләре әлеге оешма-предприятиеләргә экскурсиягә килде. Мөслим лицееның 8-9 класс укучылары “Татавтодор” җәмгыяте Мөслим участогына барды. Участокның техник коралланышы, техника куркынычсызлыгын тәэмин итүнең торышы, заманча җиһазлар белән таныштылар. 
– Юллар төзүче оешмага сәяхәт бик ошады. Юллар салу, аларны карап тору өчен шул кадәр техника һәм җиһаз-җайланма кирәклеген белми идем. Оешмада эшләүчеләр өчен тудырылган шартлар, хезмәт куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча таләпләр белән дә таныштык. Мондый экскурсияләрне оештыручыларга бик зур рәхмәт, – ди Мөслим лицееның 8 б укучысы Гөлия Ханова. 
– Яңа Усы авылына әбиләремә кунакка барам. Кайтканда еш кына юлчыларның эш вакытына туры киләбез. Шул вакытта алар турында күбрәк белү теләге туган иде. Бүген Ленар абый Сәгыйтҗанов оешма белән якыннан таныштырды. Без аларның эш урыннары, биредә тудырылган шартлар белән таныштык. Күңелдә әлеге тармакта эшләүче белгеч һөнәрен үзләштерү теләге дә туып килә. Бәлки, киләчәктә үзем дә алар арасында эшләрмен әле дип хыялланам, – ди лицей укучысы Ринас Романов. 
Чыннан да, соңгы елларда эшче һөнәрләр үзләштерү һәм бу юнәлештә белгечләр кытлыгы үзен ачык сиздерә. Мәктәп бусагасыннан ук әлеге һөнәрләргә кызыксыну уяту өчен бүген җирлегебездә бөтен мөмкинлекләр дә бар. Һәм бу юнәлештә башланган эш матур нәтиҗә бирер дигән ышанычта калабыз. 
Фәридә Гайнетдинова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев