Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нинди аракы эчәсез?

– Алкоголь продукциясенең легаль булу-булмавын ничек тикшерергә? Р. Габитов. Мөслим.

Бу сорауга ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең 2 разрядлы өлкән белгече Лиза Низамова җавап бирә: 
– Алкоголь продукциясенең легальлеген аның тышкы күренешеннән белергә мөмкин – этикетка һәм контрэтикетка тигез итеп ябыштырылган, япкычы тыгыз борылган, шешәгә акциз яисә махсус марка ябыштырылган. Шешәдәге сыекча чиста. Сатучы беренче таләп буенча ук легаль алкоголь продукциясенә товар-транспорт накладноен, ТТН белешмәсен яисә таможня декларация белешмәсен (чит ил продукциясе өчен) күрсәтергә бурычлы. 
Шулай ук 5-114-115 телефоны аша шалтыратып, операторга алкоголь продукциясенең легаль булу-булмавын тикшерергә теләвегез турында әйтә аласыз. Шуннан соң шешәнең теркәү санын әйтергә кирәк. Алкоголь Татарстанда җитештерелгән очракта партия саны – япкычта, республикадан читтә җитештерелсә, кәгазендә (штрих-код өстендә) күрсәтелә. 
Шулай ук интернет аша да мөрәҗәгать итәргә була. Әлеге сервис республиканың дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында урнаштырылган.
Фото - Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев