Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шәһәр халкының 70 проценты һава торышы үзгәрүне авыр кичерә

Бу бигрәк тә йөрәк авырту, тын кысылу, баш әйләнү, колак шаулау, йокымсырау, укшу, нервлар тынычсызлануында чагыла.

Һәркемгә дә килешмәскә мөмкин. алдан табиб белән киңәшегез!

 

Бу көннәрдә өй мәшәкатьләрен беразга кичектереп тору урынлы санала. Ә дәва итеп бөтнек (мята), гөлҗимеш (шиповник) һәм камыр агачыннан (боярышник) ясалган тынычландыручы чәйләр эчәргә киңәш ителә. Шулай ук бал кушылган бер аш кашыгы чөгендер суы да организмга уңай йогынты ясый. Аны көнгә дүрт-биш тапкыр берәр аш кашыклап эчәргә кирәк. һә| көн иртән җылы душта юынып, гимнастика ясау һәм һәр кич саф һавада йөрү дә файдалы булачак.

Шул ук вакытта телевизор яисә радиодан һава торышына күзәтүне көтеп яшәргә дә ярамый. Күңелсезлек көтү, күңелсезлекне кичерүгә караганда, кешегә начаррак тәэсир итә.

Нәрсә кабып куярга?

Вакыт-вакыт ризык талымлау һәркемгә таныш күренеш. Мәсәлән, кемнеңдер тозлы кыяр ашыйсы, ә кайберәүнең шоколад кисәге кабып куясы килеп китә. Кайберәүләр моны кешенең үзенчә бер көйсезләнүе дип аңлаталар. Ә белгеч галимнәр исә организмда барлыкка килгән җитешсезлекнең үзенә кирәкле ризык таләп итүе дигән карашта торалар. Мәсәлән, куллар үзеннән-үзе шоколадка тартылса, димәк, сез арыгансыз. Ә инде тозлы яисә сөтле ризык теләү ашказанының сок бүлеп чыгаруына китерә. Монысы тәнәфес ясап, капкалап алырга кирәк дигәнне аңлата.

Сарымсаклы май

Баш миенең кан тамырлары кысылуы аеруча баш авырту, баш әйләнү һәм йокысызлыктан интегүчеләргә хас чир. Баш авыртуы кайвакыт һава торышы үзгәрешеннән дә башланырга мөмкин. Шунысы аяныч, күпчелек очракта дару да ярдәм итми.

Медиклар фикеренчә, кан тамырлары кысылудан сарымсаклы май искиткеч файдалы икән. Бу май кан тамырларын киңәйтә, тын кысылудан һәм склероздан ярдәм итә. Ә ул түбәндәгечә ясала: әрчелгән бер баш сарымсакны вак угычта уып, пыяла банкага салыгыз. Аннары шуңа бер стакан чистартылган көнбагыш мае салып, суыткычның аскы киштәсенә куегыз. Икенче көнгә дару инде әзер булачак. Сарымсак маен көнгә өч тапкыр, ашарга ярты сәгать кала, берәр аш кашыклап, бер ай дәвамында эчегез. Эчәр алдыннан кашыктагы майга берничә тамчы лимон согы тамызыгыз. Ике айдан соң дәвалау курсын кабатларга мөмкин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев