«Наркотикларга - юк!» акциясе узды
Яңалыклар

«Наркотикларга - юк!» акциясе узды

Акциянең төп максаты - яшь буынның игътибарын әлеге заман афәтенә җәлеп итү, бу күренешне бездә  булдырмау.

"Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре  "Игелек уят" отряды волонтерлары белән берлектә "Наркотикларга - юк!" дип исемләнгән акция үткәрде.  Акциянең төп максаты - яшь буынның игътибарын әлеге заман афәтенә җәлеп итү, бу күренешне бездә  булдырмау. Акция барышында һәр теләгән кеше  наркотикларга карата үз фикерен әйтә алды. Шулай ук волонтерлар урамнан узучыларга бу темага  кагылышлы сораулар бирделәр, мәгълүмати буклетлар тараттылар.

Фото – "Мизгел" яшьләр үзәге архивыннан.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев