Наркотик матдә саклаган өчен бер райондашыбызны төрмәгә утырталар
Яңалыклар

Наркотик матдә саклаган өчен бер райондашыбызны төрмәгә утырталар

Район прокуратурасы бер райондашыбызга карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Ул ФР ҖК 228 маддәсе 1 бүлегендә каралган (законсыз рәвештә алу, күчерү, сату максатыннан тыш зур күләмдәге наркотик матдәләр саклау) җинаять эшләүдә гаепле дип табылды.

Судта каралганча, 2015 нче елның 2 июнендә ул хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан тотылганчы законсыз рәвештә алган, күчергән, сату максатыннан тыш өендә наркотик матдәләр саклаган. Матдәләрнең гомуми күләме - 228, 42 гр тәшкил итә.

Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд аңа 2 ел 2 айга ирегеннән мәхрүм итү турында җәза билгеләде. Җәза гомуми режимдагы төзәтү колониясендә башкарылачак.


Нет комментариев