«Музыка һәм кино» исемле интеллектуаль уен узды
Анда совет кинофильмнарыннан саундтреклар, заманча фильмнар һәм кинолар турында биремнәр, иң популяр киноленталарга музыка язган композиторлар турында сораулар бар иде
"Пушкин картасы" программасы кысаларында балалар сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укытучылары Мөслим политехника техникумы укучылары өчен "Музыка һәм кино" дип исемләнгән интеллектуаль уен уздырдылар.
"Анда совет кинофильмнарыннан саундтреклар, заманча фильмнар һәм кинолар турында биремнәр, иң популяр киноленталарга музыка язган композиторлар турында сораулар бар иде. Шулай ук егет-кызлар өчен команда оештыру буенча тренинг узды", - дип хәбәр итәләр Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.
Фотолар - Мөслим балалар сәнгать мәктәбеннән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев