Мөслимнең үзәк китапханәсендә Римма Никитина белән очрашу үтте
Яңалыклар

Мөслимнең үзәк китапханәсендә Римма Никитина белән очрашу үтте

Кичә үзәк китапханәдә "Йолдызга 10 сорау" проекты кысаларында татар эстрадасының яшь җырчысы Римма Никитина кунакта булды. Проектта Мөслимнең актив яшьләре, укытучылар һәм укучылар катнашты. Очрашуда катнашкан һәр кеше үзен кызыксындырган сорауларга җавап алды. Шулай ук очрашуда концертка ике билет уйнатылды, җырчы иң активларга үзенең аудио дискын бүләк итте. Кичә җылы дустанә шартларда узды.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев