Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимнең җыелма командасы “Кызыл Шәрык-Агро” җәмгыяте призына көрәште

26-28 гыйнвар көннәрендә Әлки районында билбау көрәше буенча Татарстан беренчелеге узды. Анда 2004-2006 елгы егет һәм кызлар "Кызыл Шәрык-Агро" җәмгыяте призына көрәште. Мөслимнең җыелма командасы әлеге ярышларда призлы урыннар алды.Айнур Хәкимов 48 кг авырлыкта - беренче, Нияз Морзаханов 56 кг авырлыкта - икенче, Ренат Мингәриев 70 кг авырлыкта - өченче, Алия Хуҗина 52 кг авырлыкта - икенче, шушы ук авырлыкта Алия Шәйхуллина өченче урынны алды.70 кг югары авырлыкта Рәфгать Әхмәдиев икенче урынны алды. Укучыларның тренерлары - Альберт Шәймөхәмәтов, Илнар һәм Илдар Сәетгалиевлар, Илшат Фазлыев. Ярышлар нәтиҗәсе буенча 27 команда арасыннан Мөслим командасы 4нче урынны алды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев