Мөслимнең "Кояшкай" балалар бакчасы ипи пешерергә өйрәнде
Яңалыклар

Мөслимнең "Кояшкай" балалар бакчасы ипи пешерергә өйрәнде

Мөслимдәге "Кояшкай" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме "Мөслим икмәге"нә кунакка барды.

"Балалар икмәк пешерү серләре белән танышып, ипи пешкәнен күзәтте. Комбинатның цехлары белән таныштылар. Балаларга экскусия бик ошады. Ипекәйнең кадерен белү генә түгел, аның табынга килгәнче нинди юл үтүе турында хәбәрдар булу - һәркемнең бурычы", - дип хәбәр итә безгә "Кояшкай" балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлфия Сафиуллина

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев