Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Укучыларыбыз яза. Мөслимнең ак әбисе

Мөслим авылында яшәүче Фәрдия апа Мәүләветдинова – бик күпләрнең ихтирамын һәм хөрмәтен казанган, рәхмәтен алган изге күңелле кеше. Кайгы-борчуда да, шатлыкта да кешеләр арасында ул.

Фәрдия апа, Зәй районнан килеп, Вәрәшбаш авылында китапханәдә эшләде. Халыкка аң-белем бирүдә, китапларга мәхәббәт уятуда үз өлешен кертте. Активлыгын, яхшы эшләвен күреп алган мәдәният бүлеге җитәкчелеге кызны район үзәгендәге китапханәгә күчерде. Яңа кайткан китапларны туплау, авыл китапханәләренә бүлү, классификацияләү эшләрен төгәл башкарды ул. Без авыллардан килүгә китапларны төреп, бәйләп куя торган иде Фәрдия апа. “Берүк китапларның сакланышына игътибар бирегез, читтән килгән “командированныйларга” кыйммәтле китапларны бирмәгез”, – дия иде. Китапны җаны-тәне белән яратты. Күп укыды, китапларны пропагандалауга зур өлеш кертте. Лаеклы ялга чыкканчы үзәк китапханәдә эшләде. Тормыш иптәше Әнвәр абый белән биш бала тәрбияләп, тормыш юлына озаттылар. Фәрдия апа Әнвәр абый авырганда гел аны кайгыртып яшәде. Дин гыйлеменә өйрәнеп, Коръән ашларына йөри башлагач, “Әнвәргә дару эчерәсем бар, ашатасым бар. Кайтыйм әле”, – дип, өенә ашыкты. Әнвәр абыйны бик нык тәрбияләп, бакыйлыкка озатты ул.Фәрдия апа үзе яшәгән өй тирәсендә берәрсен очратса, тизрәк чәйгә чакыра. Ә аның ишегалды аллы-гөлле чәчәкләргә күмелгән. Һәркайда – тәртип, чисталык, бакча тулы яшелчә, җиләк-җимеш. Өй эчендә төрледән-төрле гөлләр шау чәчәктә утыра. Фәрдия апага 81 яшьне бирмәссең дә. Мөслимебезнең Ак әбисен Коръән ашларына да, үлем-китем булганда да чакырып кына торалар. Мәҗлесләрдә бик матур мәкам белән үтемле итеп вәгазьләр укый. Һәр гамәлгә, гыйбарәгә Коръәннән яки хәдисләрдән дәлилләр китерә, сорауларга җаваплар бирә. Үзенең мәшәкатенә, сәламәтлегенә дә карап тормый, үтенеч белән килүчеләрне кире бормый, гозерләрен үтәргә тырыша. Фәрдия апа Роза Исламова белән бергәләп мәет юу кебек саваплы эшләрне дә башкара. Фәрдия апага, авылыбызның хөрмәтле абыстае булып, озын-озак бәрәкәтле гомер кичерергә язсын!

Флүрә ДӘҮЛӘТШИНА.

Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев