Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимлеләр Татарстан халыкларының III съездында катнаша

Аның эшендә Татарстан Президенты да катнаша. Бу минутларда Казанның "Корстон" комплексында Татарстан халыкларының III съезды ачылды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Президенты хакимияте җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов, Россия халыклары ассамблеясе...

Аның эшендә Татарстан Президенты да катнаша. Бу минутларда Казанның "Корстон" комплексында Татарстан халыкларының III съезды ачылды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Президенты хакимияте җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедов, Россия халыклары ассамблеясе советы рәисе Светлана Смирнова, төрле милләт вәкилләре катнаша. Съезд Россия һәм Татарстан гимнары белән ачылды. Чарага барлык муниципаль берәмлекләрне, милли-мәдәни оешмаларны тәкъдим итүче 730 делегат чакырылган. Съездда гражданнар җәмгыяте институтларының дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлеге, этномәдәни үсешнең актуаль мәсьәләләре хакында фикер алышу көтелә. Моннан алдагы съездлар 1997, 2007 елларда узган иде. Алар республикада конфессияара һәм милләтара мөнәсәбәтләрне ныгытуга, тынычлык, татулык сакланышына җитди йогынты ясады. Әйтергә кирәк, махсус съездга багышлап, бөтен республика буенча "этномәдәни эстафета" уза. Халыклар дуслыгы йортларында реубликада яшәүче халыкларның декоратив-гамәли сәнгате күргәзмәләре үткәрелә. Фәрит Мөхәммәтшин съездны ачып җибәреп, аның Татарстан Конституциясенең чирек гасыр юбилее елында узуы символик мәгънәгә ия булуын билгеләп узды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X