Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимлеләр җәмәгать мунчасын төзүчеләргә рәхмәтен белдерә

Мөслимдә узган ел августта яңа мунча аякка басу район үзәгендә яшәүчеләр өчен зур шатлык булды. Әлбәттә, мунча төзү өчен күп хезмәт таләп ителде. Финанс мәсьәләсен, төзүчеләр һәм төзелеш материалларын табуны уңай хәл иткән район башлыгы Рамил Муллин, объектның тиз һәм сыйфатлы төзелүен контрольдә тотты. Бүгенге көндә җәмәгать мунчасында өч кеше...

Мөслимдә узган ел августта яңа мунча аякка басу район үзәгендә яшәүчеләр өчен зур шатлык булды. Әлбәттә, мунча төзү өчен күп хезмәт таләп ителде. Финанс мәсьәләсен, төзүчеләр һәм төзелеш материалларын табуны уңай хәл иткән район башлыгы Рамил Муллин, объектның тиз һәм сыйфатлы төзелүен контрольдә тотты. Бүгенге көндә җәмәгать мунчасында өч кеше эшли. Администратор Резеда Шәймәрдәнова, техник эшче Мөнәвәрә Исламова һәм оператор Хамис Габидуллин үз эшләрен яратып, җиренә җиткереп башкаралар. Хуҗалык тәэмин итүе унитар предприятиесе җитәкчесе Артур Шакиров һәрвакыт мунчаның эшчәнлеге белән кызыксынып тора, ярдәм итә. Хезмәт күрсәтүдә ташламалар да кулланыла. Өлкәннәр декадасында - 16 бабай һәм 26 әбигә, инвалидлар декадвасында 9 кешегә бушлай хезмәт күрсәтелде. Үз хисапларыннан чәй эчереп, сыйлап җибәрделәр. Аяк асты тайгакка әйләнгәч, өйләреннән алып килеп, тышка ук келәм җәйделәр. Мунчага аракы эчкән кеше кертелмәве дә күңелгә хуш килә. Бик озак көткән һәм күп хезмәт бәрабәренә барлыкка килгән бу җәмәгать мунчасының үз-үзен аклап, озак яшәвен теләсәк, керүчеләр дә күбрәк булуы хәерле. Көнгә 10-15 кеше юына биредә. Ә киң, иркен парлану һәм юыну бүлмәсе, душы, бәдрәфе булган бу мунча һәркемгә рәхәтләнеп юынып, тән сафлыгы, сихәт алырга мөмкинлек бирә, югыйсә. Һәр атна пәнҗешәмбе, якшәмбе көннәрендә - ирләр, җомга, шимбә көннәрендә хатын-кызлар юына ала. Биредә гаилә белән керү өчен - 300 сум, гомуми бүлмәдә юыну өчен 100 сум түләү һич тә күп түгел. Мунча 12.30дан 19.30га кадәр эшли. Ә. Нәҗмиева, Ә. Габидуллина, Р. Нәҗметдинова. Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев