Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимлеләр җәмәгать мунчасын төзүчеләргә рәхмәтен белдерә

Мөслимдә яңа мунча аякка басу район үзәгендә яшәүчеләр өчен зур шатлык булды. Әлбәттә, мунча төзү өчен күп хезмәт таләп ителде. Финанс мәсьәләсен, төзүчеләр һәм төзелеш материалларын табуны уңай хәл иткән район башлыгы Рамил Муллин объектның тиз һәм сыйфатлы төзелүен контрольдә тотты.

Бүгенге көндә җәмәгать мунчасында өч кеше эшли. Администратор Резеда Шәймәрдәнова, техник эшче Мөнәвәрә Исламова һәм оператор Хамис Габидуллин үз эшләрен яратып, җиренә җиткереп башкаралар. Хуҗалык тәэмин итүе унитар предприятиесе җитәкчесе Артур Шакиров мунчаның эшчәнлеге белән даими кызыксынып тора.

Хезмәт күрсәтүдә ташламалар да кулланыла. Өлкәннәр декадасында - 42, инвалидлар декадасында 9 кешегә бушлай хезмәт күрсәтелде. Бик озак көткән һәм күп хезмәт бәрабәренә барлыкка килгән җәмәгать мунчасының үз-үзен аклап, озак яшәвен теләсәк, керүчеләр дә күбрәк булсын иде.

Ә. Нәҗмиева, Ә. Габидуллина, Р. Нәҗметдинова.

Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X