Мөслимлеләр кагыйдәләре
Бу – районыбызның һәр кешесе белергә һәм үтәргә тиешле 15 кагыйдә.
Белдерү такталарында Мөслимнең әхлак кодексы урын алды. Бу – районыбызның һәр кешесе белергә һәм үтәргә тиешле 15 кагыйдә. Аларның кайберләре:
Туган ягыңның тарихын бел, халкына хезмәт ит!
Гореф-гадәтләрне сакла, өлкәннәрне хөрмәт ит!
Эчке дөньяңны үстер, рухыңны бает!
Ныклы гаилә төзе, балаларыңа туган телең өйрәт!
Яшь буынга рухи-әхлакый тәрбия бир, яхшы үрнәк бул!
Сәламәтлегеңне сакла, сәламәт яшәү рәвеше алып бар!
Һәрберебезнең дә, әлеге кагыйдәләрне яшәү нормасы итеп алып, шәхес буларак камилләшүе мөһим. “Без кемнәр?” дигәндә: “Без – мөслимлеләр!” диярлек булсын!
Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев