Мөслимлеләр әби-бабайларына мәхәббәт аңлата (ВИДЕО)
Шушы көннәрдә Казан шәһәрендә Волонтерлар форумы узды. Аның эшчәнлегендә "Мизгел" яшьләр үзәге белгече Чулпан Нәгыймова дә катнашты. Форумда бүгеннән старт алган "Көзге игелек" атналыгы кысаларында уздырылучы чараларга әзерлек хакында мәгълүмат бирелде.
Чаралар планы кысаларында Мөслимдә "Һәр кешегә җылы сүз кирәк!" исемле видеороликлар төшерелде. Әлеге ролик белән мөслимлеләр ВКонтакте социаль челтәренең "Мизгел" яшьләр үзәге төркемендә танышты. Бүгенге көндә 900гә якын кеше карарга өлгергән роликны сезнең дә игътибарыгызга тәкъдим итәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев