Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимгә килгән кыш машина йөртүчеләргә кыенлык тудырды

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе Татарстанда һава торышы шартлары бозылу турында искәртә һәм машина йөртүчеләрне моны истә тотарга өнди. Ведомствоның пропаганда бүлеге хәбәр иткәнчә, 7 октябрьдән республикада һава торышы шартлары начарлануы фаразланды.

Һава температурасы кискен төшү (төнге сәгатьләрдә - тискәре билгеләргә кадәр), кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр көтелә, юлларда - бозлавык. Шуңа бәйле рәвештә, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе машина йөртүчеләрне юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә, игътибарлы һәм сак булырга чакыра.Юлларда катлаулы метеорологик шартларда машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәрдәй тизлекне сайларга киңәш ителә. Кискен маневрлардан, аеруча каршы як юлга чыгудан сакланырга кирәк. Машина йөртүчеләр һәм пассажирлар иминлек каешларын эләктерергә, балаларны фәкать махсус каралган утыргычларда утыртып йөрергә тиешләр. Ерак юлларга чыгудан саклану зарур, дип хәбәр итә Казан ЮХИДИ идарәсе матбугат хезмәте. Дәүләт автоинспекциясе җәйге шиналарны кышкыларга алмаштыруны да кичектермәскә куша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X