Мөслимдә велойөреш узды
Яңалыклар

Мөслимдә велойөреш узды

Яшьләр көне уңаеннан Мөслимдә велойөреш узды

Йөзләгән катнашучы алдан билгеләнгән маршрут буенча велосипедларда Мөслим урамнарын әйләнде.
Велойөрештә райондашларыбыз төрле номинацияләр буенча бүләкләнде.
"Иң спорт сөюче гаилә" - Морзахановлар гаиләсе
"Иң яшь катнашучы" - Мәдинә Мирзаянова (1 яшь 2 ай)
"Иң өлкән катнашучы" - Зәйтүнә Мингазова (72 яшь)
"Иң экзотик велосипед" - Рушат Латыйпов
"Иң актив коллектив" - Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе
«Мирас» һәм «ВИА» инструменталь музыка төркемнәре, үзешчәннәребез иҗатлары белән тамашачыларга яхшы кәеф бүләк итте.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев