Мөслимдә узган иптәшләрчә футболда район яшьләре чемпион булды
Яңалыклар

Мөслимдә узган иптәшләрчә футболда район яшьләре чемпион булды

Мөслим лицееның футбол мәйданчыгында иптәшләрчә турнир узды. Киеренке уеннан соң Мөслимнең яшьләр командасы турнирның чемпионы булды.

Икенче урында - районның эчке эшләр бүлеге, Район Башкарма комитеты - өченче, Үзәк хастаханә командасы дүртенче урынны алды. Призлы урын алганнарга Мактау кәгазльләре, кубок тапшырылды.


Нет комментариев