Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә цифрлы телевидение караучылар саны арткан

"Таттелеком" ачык акционерлык җәмгыятенең Мөслим бүлеге цифрлы телевидение, интернет һәм кәрәзле элемтә хезмәте күрсәтү буенча күләмле эш башка. Район буенча 4684 стационар телефон ноктасы исәпләнә.

Интернет хезмәтеннән - 4144, цифрлы телевидениедән 3185 хуҗалык файдалана. 3213 райондашыбыз "Летай" кәрәзле элемтә хезмәтен үз иткән. Әлмәт зонасына керүче 17 район арасында Мөслим бүлеге күрсәткечләре иң яхшысы дип бәяләнә. Элемтә хезмәтен тагын да яхшырту максатында, быел Баланлы, Яңа Сәет, Сәфәр авылларында яңа станцияләр урнаштырылачак, телефон линияләрен алыштыру эшләре дә дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X