Яңалыклар

Мөслимдә һәм республикада томан көтелә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген төнлә һәм иртәгә - 14 ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән томан булыр, дип фаразлана.

Иртәгә һава температурасы көндез +1, +5; төнлә -1, +3 градус булачак. Яңгыр һәм җепшек кар явуы көтелә. Урыны белән томан. Җилнең тизлеге 15-17 метрга җитәргә мөмкин. Юлларда урыны белән бозлавык.

15 ноябрьдә һәм 16 ноябрьдә дә шундый ук һава торышы көтелә.

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев