Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бакчачыга

Бәрәңге кабыгын ташламагыз

Карлыган төбенә күмегез: җимешләре шундый эре булачак

Бәрәңге кабыгын карлыган төбенә ничек кертергә: чи килешме, пешерепме, киптерепме, яисә төнәтмә ясапмы?
Кипкән бәрәңге кабыгы бик тиз таркалып, карлыганны файдалы микроэлементларга баета. Пешкән кабыкта фитофтора калмый, ә бу – бик мөһим.
Кабыкны чи килеш кенә туфракка күмеп куярга ниятләсәгез, һич югында аны кайнар су белән пешекләп алыгыз. Ә инде ашламаны болай әзерлиләр. Кайнап торган бер чиләк суга 1 литрлы банкага тутырылган бәрәңге кабыгы салып, 3 көн тоталар. Минераль матдәләргә, крахмал һәм витаминнарга бик бай туклыклы катнашма килеп чыга. Аны һәр куак төбенә 3әр литр исәбеннән сибеп чыгалар.

Зөһрә Солтанова фотосы

Чыганак: 1001 киңәш төркеменнән 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев