Бер күрешү – үзе бер гомер
Бу атнада авыл җирлекләрендә җыеннар башланды
Михайловка һәм Тойгелде авыл җирлекләрендә узган җыеннарда район башлыгы Альберт Хуҗин, район кураторы, ТР Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техниканың техник торышына күзәтчелек идарәсе җитәкчесе Альберт Борһанов, район прокуроры Булат Галимуллин катнашты.
Михайловка авыл җирлегендә соңгы елларда шактый зур үзгәрешләр булды. Биредә халыкны борчыган күп мәсьәләләр хәл ителеп килә. Михайловка авыл җирлеге башлыгы Нәҗимә Ращупкина 8 ай эчендә башкарылган эшләр, хәл ителгән мәсьәләләр турында сөйләде.
– Җирлектә юллар торышын яхшыртуга ел саен зур игътибар бирелә. Узган ел “Асфальт өстенә асфальт” республикада программасы ярдәмендә 1,3 километр озынлыкта юлда капиталь ремонт үтте. Авыл эчендәге юлларга гравий таратып тигезләдек. Сакламасак, яңартылган юллар бик тиз сафтан чыгачак. Халыкны чиста су белән 3 башня тәэмин итә. Төп башня тузган, атна саен диярлек анда тишекләрне ямыйбыз. Соңгы берничә елда электр энергиясе белән тәэмин итүдә дә өзеклекләр еш күзәтелә. Җирлектә һава электр линияләре иске типта эшләнгән, шул сәбәпле өзеклекләр барлыкка килә. Шундый өзеклекләр нәтиҗәсендә авыл халкының йорт җиһазлары сафтан чыга, – дип, Нәҗимә Ращупкина район башлыгының электр үткәргечләрен изоляцияләнгән чыбыкларга алыштыруда ярдәм итүен сорады.
Район башлыгы бу эштә ярдәм итәргә вәгъдә бирде. Альберт Борһанов Татарстан Республикасының Россиядә һәм чит илләрдә тоткан урыны, социаль-икътисадый юнәлештәге уңышлары хакында сөйләде.
– Бүген Татарстан янәдән илкүләм тарихи чара – зур халыкара форум үткәрә. Республикабызга Кытай халык республикасыннан һәм башка күп илләрдән вәкилләр, 200дән артык эре компания вәкилләре килде. Республикабыз тагын бер кат үзенең алдынгы төбәк булуын, көчле илләр белән дус яшәвен раслады. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә республикабыз һәрвакыт яңалыкка омтылып һәм лидер булуын раслап яши. Без көчле республикада яшәвебез һәм Рәисебез белән горурланабыз, – диде ул.
Альберт Хуҗин район тормышы, җирлегебездәге мөмкинлекләр турында сөйләде. Тойгелде авыл җирлегендә халыкның очрашуга күп булып җыелып килүе матур күренеш буларак билгеләп үтелде. Димәк, халык җирлек тормышы белән кызыксына һәм мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнаша. Моның шулай икәнлеге җирлек башлыгы Дамира Гыйлаҗеваның чыгышында да ачык күренде:
– Җирлектә эшләп килүче иң зур оешмаларның берсе – “Фаиза” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы. Әлеге оешма – җирлекнең төп иганәчесе дә. Фаит Шәймурзинның матди ярдәмен һәр чарада тоябыз. Быел аның ярдәме белән Игенче авылында “Наз” чишмәсе төзекләндерелде. Үзара салым хисабына Ташлыяр һәм Игенче авылларының һәркайсына – 96 мең сумга, Тойгелдегә 95 меңлек ташлы ком кайтарылды. Аларны җәю-тигезләү җирлек халкы көче белән башкарылды. Авылдашларыбыз ярдәме белән Тойгелдегә 6 йөк гравий һәм ташлы ком кайтарылды, – ди җирлек башлыгы. – Узган ел Атласта авыл халкы көче белән башняга будка төзелде. Моның өчен Рафак Вилданов 10 капчык цемент, ишек бирде, Раил Гайсин блоклар белән ярдәм күрсәтте. Такта, җылыткыч материалларны, калайны авыл халкы алды. Рөстәм һәм Ризит Гыйлаҗевлар, Дамир Галиев эшне башыннан азагына кадәр башкарып чыкты. Кое казып, будкага махсус система (СУПН) көйләнде. Бу эшне үзмәшгуль Илнур Галиев башкарды.
Җирлек башлыгы 1 сыйныфка укырга керүче балаларга “Август-Мөслим” агрофирмасы тарафыннан әзерләнгән уку кирәк-яраклары тутырылган сумкалар да тапшырды.
Район башлыгы Альберт Хуҗин Тойгелде авыл җирлегендәге матур үзгәрешләргә соклануын белдерде.
– Тойгелде бик үзенчәлекле авыл җирлеге булып чыкты. Районда мондый җирлек башка юк дисәм дә, ялган булмас. Сез бердәм булуыгыз белән аерылып торасыз. Биредә һәркем үз авылы өчен янып, борчылып яши. Җирлектәге проблемаларны хәл итүдә дә бердәм катнашасыз. Уңышларыгыз да, эшегез дә нәтиҗәле, – диде Альберт Хуҗин. – Шөкер, ил күләмендә авыр чор булуга карамастан, республикабызда бер генә социаль проект та, бер генә программа да эшләвеннән туктамады. Илебез һәм республикабыз җитәкчелегенә тирән рәхмәтебезне җиткерәбез. Программаларның барысы да халыкның яшәү шартларын тагын да яхшырту, уңайлы итү юнәлешендә эшли. Узган ел Мөслим районына гына да 1 миллиард сум ярдәм бирелде. Финанс ярдәме быел да 1 миллиард сум тәшкил итте. Нәтиҗәдә бүген төрле юнәлешләрдә юллар төзекләндерелә.
Һәр җирлекнең үз гадәтләре, үзенә генә хас сыйфатлары бар. Һәр авыл җирлеге, гореф-гадәтләрне саклап, туган җире өчен җан атып, тырыш хезмәт куеп яши. Иң мөһиме – авыл халкының күңеле көр, кәефе яхшы. Алар бүгенгесенә шөкер итеп яши, киләчәккә өмет белән карап гомер итә.
Фәридә Гайнетдинова фотосы.
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев