Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!
Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов катнашты һәм 1 сыйныфка баручы балаларга изге теләкләрен җиткерде
“Мизгел” яшьләр үзәгендә “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” хәйрия акциясе узды. Чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе Ирек Салихҗанов катнашты һәм 1 сыйныфка баручы балаларга изге теләкләрен җиткерде.
“Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе 2007 елдан бирле үткәрелә. Ул гаиләләргә баланы мәктәпкә әзерләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән. Балалар мәктәп кирәк-яраклары тутырылган портфельләр ала.
– Яңа уку елы алдыннан аз керемле һәм күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче 1 сыйныфка баручы, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына ярдәм оештырылды. Чарада игелекле эшмәкәрләр, оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты. Акция балаларга мәктәп тормышын ышанычлы башларга, үзләрен укучылар бергәлегенең бер өлеше итеп тоярга мөмкинлек бирә. Балаларга укуларында уңышлар, сәламәтлек, иминлек телим! – диде Башкарма комитет җитәкчесе Ирек Салихҗанов.
Чарага әтисе яки әнисе белән килгән балаларга канцелярия кирәк-яраклары тутырылган портфельләр тапшырдылар. Чараны балалар сәнгать мәктәбе укучыларының чыгышлары бизәде.
– Бүген 36 укучыга мәктәп кирәк-яраклары салынган мәктәп портфельләре бирелде. “Таттелеком” җәмгыяте хезмәткәрләре бу чарада ел саен катнаша. Оешма җитәкчесе Марсель Әһлиев дүрт кызга һәм ике малайга портфельләр бүләк итте, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бәдретдинова.
“Мәктәпкә барырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында быел 200дән артык балага ярдәм күрсәтеләчәк.
– Август ае һәр районда киләчәк буынны кайгыртып уза. Һәр бала мәктәпкә тиешенчә әзерләнергә, башкалардан ким-хур булмыйча укырга тиеш. Соңгы елларда күпбалалы гаиләләр ишәйде һәм берьюлы берничә баланы белем йортына әзерләү бик кыйммәткә төшә. 2007 елда Республикабызның беренче Президенты Минтимер Шәймиев нигез салган “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе андыйларның хәлен ярыйсы гына җиңеләйтергә ярдәм итте. Мөслим районы да әлеге башлангычка бик теләп кушылды. Без ел саен булдыра алганча үз өлешебезне кертәбез. Бүгенге чараның иң матур кунакларының – әле бер тапкыр да мәктәпкә бармаган, кыңгырау тавышын ишетмәгән 1 сыйныфка баручы кызларның һәм малайларның яхшы билгеләргә генә укуларын телим, – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина.
Белем көнендә һәр баланың өр-яңа форма киясе, матур сумка тотып барасы килә. Бер генә бала да яшьтәшләре арасында үзен ким-хур итеп тоймасын, һәркайсы яңа уку елын яхшы кәеф, күтәренке күңел белән башлап җибәрсен иде!
Лилия Шәймиева фотосы.
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев