Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов медицина оешмаларын табиб кадрлары белән тәэмин итү эшен көчәйтергә кушты

Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Габделганиев катнашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә медицина оешмаларын табиб кадрлары белән тәэмин итү эшен көчәйтергә кушты. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Габделганиев катнашты.

Рөстәм Миңнеханов медицина персоналы белән тәэмин ителешнең уртача 80%тан да ким булмаска тиешлегенә игътибар итте. Хәзер иң кискен вәзгыять Яңа Чишмә, Менделеевск, Тукай, Баулы, Түбән Кама, Зәй, Чистай, Бөгелмә һәм Лениногорск районнарында.

Республика Рәисе билгеләп үткәнчә, бу мәсьәлә хакимият башлыкларының шәхси контролендә булырга тиеш. Ул яшь белгечләрне җәлеп итү өчен мәгариф учреждениеләре белән багланышлар эшен активлаштырырга тәкъдим итте. Аның сүзләренчә, башка төбәкләр тәҗрибәсен өйрәнергә һәм бу юнәлештә эшне системалаштырырга кирәк.

Бу тема буенча төп нотык белән Татарстан сәламәтлек саклау министры Әлмир Абашев чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, бүген системада 19 460 табиб эшли, әмма тотрыклы уңай динамикага карамастан, муниципаль берәмлекләрдә кадрлар ситуациясе бертөрле түгел.

Беренчел звенога кискен кытлык саклана. Бу проблеманы республикадан читтән белгечләр җәлеп итү йә табибларны медицина оешмалары арасында нәтиҗәле бүлү хисабына хәл итәләр.

2026 елда Казанның медицина оешмаларын кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләсендә оештыру карары кабул ителде. Шәһәр буенча уртача комплектлашу шактый югары булганда, аерым эре учреждениеләр ел башына беренчел звено табибларына кытлык кичергән - бу турыдан-туры халык белән эшләүче терапевт табиблар. Аларга хезмәт күрсәтү зонасына 250 меңгә якын казанлы керә.

"Түбәндәге тактик маневр ясалды: югары кадрлар белән тәэмин ителгән медицина оешмалары сафларын тулыландырырга тиешле медицина югары уку йортларын тәмамлаучыларның бер өлеше Казанның табиблар җитмәүче медицина оешмаларына бүленде. Бу бер табибка йөкләнеш аеруча артык булган урында беренчел звеноны көчәйтергә мөмкинлек бирде", - дип сөйләде Әлмир Абашев.

Быел шулай ук Чаллы, Әлмәт һәм Зеленодольск шәһәрләрендә медицина оешмаларының комплектлашуын арттыруга ирешелде. Медицина кадрларын җәлеп итү эшендә ведомствоара нәтиҗәле хезмәттәшлекнең иң ачык мисалы Алабуга булды.

Аерым очракларда хәтта ярдәм чаралары булу да табиб кадрлары белән тәэмин ителешнең артуына китерми, дип билгеләп үтелде. Шуңа бәйле рәвештә эшнең яңа механизмнарын эзләргә тәкъдим ителде.

Быелдан Татарстан Рәисе карары белән республикадан читтән белгечләр җәлеп итүнең яңа чарасы гамәлдә: Татарстанга башка төбәкләрдән һәм илләрдән килүче җитми торган белгечлекләр табибларына 1 миллион сум күләмендә түләү. Бүгенге көндә әлеге программада 204 кеше катнашты, 109 кеше түләүләр алды инде, аларның 50%тан артыгы беренчел челтәргә килде. Бу участок табиблары терапевтлар, педиатрлар, хатын-кызлар консультацияләренең акушер-гинекологлары.

Илнең алдынгы төбәкләре тәҗрибәсен анализлау нәтиҗәләре буенча Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы каршында Кадрлар хәл итүлешләре дирекциясен төзү турында карар кабул ителде. Дирекция эшенең төп юнәлешләреннән берсе - яңа кадрлар җәлеп итү. Аның эшчәнлегенең төп коралы бердәм портал - медицинские-вакансии.рф.

Бу сайт аша кандидатлар һәр муниципаль берәмлектә вакансияләр, эшкә урнашу шартлары һәм ярдәм чаралары белән таныша ала. Портал төбәкнең мөмкинлекләрен, Татарстанның һәм һәр районның җәлеп итүчән якларын популярлаштыра. Шулай ук хастаханә коллективының тормышы, аның казанышлары һәм перспективалары чагылдырыла.

Дирекциянең кадрлар үзәге кандидат белән беренче контакттан алып аның эшкә урнашуына һәм алга таба һөнәри эшчәнлегенә кадәр озата бара. Шулай ук үзәктә медицина оешмалары коллективлары, шул исәптән кадрлар хезмәте хезмәткәрләре, җитәкчеләр һәм аларның урынбасарлары укытыла.

Дирекциянең иҗтимагый мәдәни программалар үзәгенең бурычлары - тармакта эшләүче кешеләрне спорт һәм мәдәни-массакүләм чараларга актив җәлеп итү. Болар барысы да кешеләрне коллективларда һәм һөнәрләрдә тотып калырга мөмкинлек бирәчәк. Корпоратив культураны формалаштыру тармакның кадрлар потенциалын саклап калуда өстәмә фактор булачак.

Әлмир Абашев сүзләренчә, кешеләрне тармакта тотуның стратегик механизмнарының берсе булып эшләүче яшьләрне берләштерү тора. Яшь табибларның һөнәри амбицияләрен канәгатьләндерү өчен республикада Татарстан Рәисе тармактагы җайланмаларны модернизацияләүгә бүлеп биргән программа акчалары хисабына заманча эш урыннары формалаштырыла. Медицина оешмаларын яңа техника белән тәэмин итү белгечләргә алдынгы дәрәҗәдә эшләргә мөмкинлек бирә.

Параллель рәвештә «Медицинада яңа кадрлар хәрәкәте» (МКХ) яшьләр берләшмәсе аша һөнәри аралашу һәм инициативаларны гамәлгә ашыру өчен шартлар тудырыла. Бу актив сәламәтлек саклау яшьләре бергәлеге, алар шулай ук кадрлар хәл ителешләре дирекциясе кысаларында эшен дәвам итәчәк.

Хәрәкәтнең үзәге һәм беренче катнашучылары «Ел табибы. Ак чәчәкләр» конкурсында «Яшь гвардия» номинациясендә җиңүчеләр булды. Хәрәкәт инде берничә юнәлеш буенча үз эшен башлады, шул исәптән башка төбәкләрдән яшь белгечләр – яшьтәшләрне җәлеп итү буенча. Стратегик сессияләр, тренинглар һәм мастер-класслар үткәрү һөнәри үсеш өчен мөмкинлекләр тудыра.

Киңәшмә барышында шулай ук Лениногорск, Бөгелмә, Чистай районнарында медицина оешмаларын кадрлар белән тәэмин итү турында нотыклар тыңланды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Рүзәл Шәрипов.


Нет комментариев