Яңалыклар

Бюджет хезмәткәрләренә мәҗбүри 13нче эш хакы түләү турында закон проекты Думага кертелде

Әлеге документ ТАСС агентлыгы карамагында бар

РФ Хезмәт Кодексында бюджет хезмәткәрләренә еллык мәҗбүри түләүне кимендә бер айлык уртача хезмәт хакы күләмендә беркетергә тәкъдим иттеләр. Шул хактагы закон проектын Дәүләт Думасы депутатлары парламент палатасына тапшырды, документ ТАСС агентлыгы карамагында бар.

Сүз дәүләт һәм муниципаль учреждение хезмәткәрләре турында бара. Инициатива авторлары ел йомгаклары буенча аларга өстәмә түләү бирүне тәкъдим итә. Аны фиксацияләнгән күләмдә дә, хезмәт хакыннан процент рәвешендә дә билгеләргә мөмкин булачак, әмма сумма хезмәткәрнең моннан алдагы ел өчен уртача айлык эш хакыннан ким булмаска тиеш.

«Хезмәт кодексының гамәлдәге редакциясендә мондый түләү турында искә алынган, ләкин ул мәҗбүри түгел, һәм моны төзәтергә кирәк», – дип аңлатты инициатива авторларының берсе Сергей Миронов.

Депутат фикеренчә, мондый чара социаль өлкә хезмәткәрләре өчен аеруча мөһим. Аерым алганда, ул сәламәтлек саклау, мәгариф, фән һәм мәдәният өлкәсе белгечләрен, шулай ук архив, социаль учреждениеләр, спорт мәктәпләре һәм экологик юнәлештәге оешма хезмәткәрләрен атап үтте.

Парламентарий хезмәткә түләү системасын үзгәртү кирәклеген шул исәптән бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең керемнәре күп очракта стимуллаштыра торган һәм башка түләүләргә бәйле булуы белән дә бәйли.

Миронов пенсионерлар өчен дә шундый ук түләү кертергә, ел саен аларга ел ахырында 13нче пенсия күчерергә тәкъдим итте.

«Аның күләме пенсионерның яшәү минимумының бер ярым күләмен тәшкил итәргә тиеш. Хәзер ул – 24,4 мең сум, һәм мондый законны кабул итү дәүләтнең өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту буенча актив эшчәнлегенең ачык мисалы булачак», – дип сүзен төгәлләде Сергей Миронов.

Фото: business-gazeta.ru

 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев