Мөслимдә укучыларны яңа уку елына әзерлиләр
Чарада барлыгы 36 укучыга мәктәп кирәк-яраклары салынган мәктәп портфельләре тапшырылды
”Мизгел“ яшьләр үзәгендә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” хәйрия акциясе узды. Анда район Башкарма комитеты җитрәкчесе Ирек Салихҗанов катнашты һәм беренче сыйныфка баручы нәниләргә җылы теләкләрен җиткерде:
– Акциянең максаты – уку елына әзерләнүдә аеруча ярдәмгә мохтаҗ балаларга: аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдәге беренче сыйныф укучыларына, сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның балаларына ярдәм итү. Акция бу балаларга мәктәп тормышына ышаныч белән керергә һәм үзләрен зур укучылар бергәлегенең бер өлеше итеп тоярга мөмкинлек бирә. Әлеге чарада быел да игелекле оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр актив катнашты. Балаларга укуларында уңышлар, сәламәтлек, иминлек телим!
Чарада барлыгы 36 укучыга мәктәп кирәк-яраклары салынган мәктәп портфельләре тапшырылды. “Мөслим электр челтәрләре” узелы бу чарада ел да катнашып килә. Оешма җитәкчесе Марсель Әһлиев бу көнне дүрт кыз һәм ике малайга беренче сентябрьгә портфельләр бүләк итте.
Лилия Шәймиева репортажы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев