Катмыш авылында юл яңартыла
Бүген биредә авыл юлларын асфальтлау буенча эш бара
Республика программалары белән район һәм авылларның инфраструктурасы күзгә күренеп яхшыра бара. Республика рәисе ярдәме белән юл ремонты программалары гамәлгә ашырыла. Шундый программаларның берсе Катмыш авылына да керде. Бүген биредә авыл юлларын асфальтлау буенча эш бара. «Татавтодор» җәмгыятенең Мөслим участогы егетләре эшләрне кыска тезгендә тотарга ниятли.
Фото – район башлыгы Альберт Хуҗинның социаль челтәрдәге шәхси сәхифәсеннән.
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев