Кайсын сайларга: порошокмы, гельме?
Кер юу порошогы белән гельнең аермасы бар
Гель порошокка караганда экономиялерәк: җылымса суда да керне әйбәт юуы электр энергиясен янга калдыру мөмкинлеген бирә. Машинага суны озак җылыту таләп ителмәгәч, анда юшкын утырырга өлгерми.
“Росконтроль” белгечләре кер юу порошокларының сәламәтлек өчен никадәр зыянлы булуын һәм аларның ничек юуын белү өчен тикшерү үткәргән. Күпчелек порошоклар контроль таләпләренә туры килсә дә, өч тапкыр чайкаганнан соң да аларда ПАВлар калуы ачыкланган. Шуңа белгечләр керне өстәмә чайкатырга киңәш итә! Нигездә порошокның иссезен яки балалар кере өчен булганын, аллергия чыгармый торганын куллану яхшырак. Шунысы бар, балалар киеме өчен ясалган порошок нигезендә – сабын, анда кер юу машинасына юшкын утыртмый торган матдәләр кушылмый.
Универсаль порошок алырга кирәк түгел, ул югары химик активлыкка ия. Киемне вакытыннан алда бозмас өчен, тукыманың үзенчәлекләрен күздә тотып, 2-3 кер юу чарасы сайларга кирәк.
Электр энергиясе тотуны киметү өчен, керне 30-40 градуста юарга киңәш ителә. Күпчелек керләр шундый җылылыкта чистара. Хәзерге заман порошоклары җылы суда да яхшы тәэсир итә. Балалар киемнәре һәм сөлгеләр искәрмә булып тора.
Порошок яки гельнең тышлыгындагы мәгълүмат белән танышыгыз. Хәрефләр ачык күренергә, язу аңлаешлы булырга тиеш. Ялган порошокның язуы тонык яки аңлаешсыз була. Инструкциянең рус телендә язылуы, эшләнү вакыты күрсәтелү мөһим. ПАВ дигән матдә 5 проценттан артмаска тиеш. Иң зыянлы матдә – анион ПАВ (А-ПАВ), ул аллергия китереп чыгара һәм иммунитетны какшата. Яхшы кер юу порошогы составында фосфат булырга тиеш түгел. Ул сулыш юлларын ярсыта, биокушылмаларны (энзим), табигый тукымаларны боза.
Фото – ясалма фәһем ярдәмендә эшләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев