Мөслимдә гала концерт булды
«Созвездие-Йолдызлык» фестивале Татарстан районнары буенча сайлап алу турларын үткәрүне дәвам итә. Бүген Мөслим авылы мәдәният йортында зона этабы онытылмас гала-концерт белән тәмамланды.
Гала-концертны ачып, Мөслим муниципаль районы башлыгы Муллин Рамил Хамзович фестивальнең сайлап алу турында катнашучыларның барысына да рәхмәт белдерде һәм әлеге фестиваль Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССР төзелүенең 100 еллыгына багышланган юбилей даталарына багышланганы өчен оештыручыларга рәхмәт белдерде:
«Сез яшьләргә илебез тарихының мөһим моментларын җиткерә алдыгыз. Үз тарихын белгән халыкның киләчәге бар. Шуңа күрә без үз балаларыбызга мәдәни байлык бирергә тиеш. Шуның аркасында без бәхетле яшәячәкбез. Чын күңелдән фестивальне оештыручыларга рәхмәтемне җиткерәм. Форсаттан файдаланып, барлык хатын-кызларны 8 Март - Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйсым килә».
Фестивальнең гала-концерты программасында бию коллективлары һәм башкаручылары чыгыш ясады.
Конкурста Мөслим, Актаныш, Минзәлә, Әгерҗе, Менделеевск районнарыннан 1100 бала һәм яшьләр катнашты. Ике көн дәвамында жюри алдында «Вокал-соло», «хореография», «Вокаль ансамбльләр» һәм «конферанс»номинацияләрендә җиңүчеләрне билгеләү бурычы тора иде. Яшь талантларны дипломнар һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләделәр. Беренче- өченче урын алган җиңүчеләр Казанга 12-16 апрель көннәрендә узачак «Созвездие-Йолдызлык» суперфиналына чакырылган.
Фестиваль турының ике көне һәм гала концерт «Созвездие-Йолдызлык» рәсми каналында YouTube та трансляцияләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев