Мөслимдә дөнья чемпионатына багышлап футбол турниры узды
Яңалыклар

Мөслимдә дөнья чемпионатына багышлап футбол турниры узды

“Яшьлек” спорткомплексында Россиядә футбол буенча дөнья чемпионатына багышланган районара футбол турниры узды. Анда Бөгелмә шәһәре командасы җиңде.

       Икенче урында – “Мирас-1”, өченчедә “Мирас-2” командалары. Район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җиңүче командаларга – кубоклар, Мактау кәгазьләре, уенчыларга медальләр  тапшырды. Иң яхшы уенчылар – Бөгелмәдән Даниэль Васильев, мираслылар Алмаз Ситдыйков, Камил Сәлахов һәм Илһам Гайнуллин – Мактау кәгазьләренә һәм истәлек бүләкләренә лаек булдылар. "Мирас" командаларының тренеры – Илфат Хафизов. Бүгенге көндә яшь футболчыларыбыз 6-9 август көннәрендә Бөгелмә шәһәрендә узачак Бөтенрәсәй турнирына әзерләнә.   

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев