Мөслим урамнарында агач кисү эшләре үткәрелә
Бу көннәрдә Мөслим урамнарында агач кисү эшләре үткәрелә. Төзекләндерү һәм яшелләндерү оешмасы тарафыннан оештырылучы әлеге чара биек үскән агачларны яшәртү һәм формалаштыру максатында оештырыла. Мондый эш Мөслим авылының Пушкин, Банк, Гагарин, Тукай, Кооператив урамнарында үткәреләчәк. Шулай ук, күп фатирлы йорт ишек алларында үсүче агачларны да формалаштыру үткәреләчәк. Кисү эшләрен, шушы максатларда укып, таныклык алган ике хезмәткәр башкара. Кисү өчен заманча кискечләр һәм пычкылар кулланыла. Оешмада хезмәт куючы урам җыештыручы һәм башка хезмәтләр башкаручы егет-кызлар, кисү урынын җыештыруда ярдәм итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев