Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим спорт ярата!

Оешма-предприятиеләр һәм авыл җирлекләре арасында XXXII кышкы спартакиада ярышлары төгәлләнде.

Бер ай дәвамында кышкы спартакиада район халкын киеренкелектә тотты. Атна саен икешәр спорт төреннән ярышлар оештырылды. Бадминтон, кул көрәше, йөзү, биатлон, волейбол, көрәш, канат тарту – җиде спорт төрендә (тугыз ярыш) 1 меңләп райондашыбыз көч сынашты. Спартакиадада 18 авыл җирлеге һәм 25 оешма-предприятие катнашты. 
26-27 март көннәрендә ир-атлар арасында волейбол, көрәш һәм канат тарту ярышлары оештырылды. Волейбол ике спортзалда барды: оешма-предприятиеләр – политехника техникумында, авыл җирлекләре универсаль спортзалда көч сынашты. Оешма-предприятиеләр командалары арасында “Челтәрләр” командасы җиңү яулады. Әлеге командага район электр челтәрләре, инженерлык челтәрләре, почта, электр элемтәсе узеллары һәм “Күбәләк” балалар бакчасы коллективлары тупланган. Үзәк хастаханә командасы – икенче, мәктәпләр җыелма командасы өченче урынны алды. Авыл җирлекләре арасында Яңа Усы авыл җирлегенә тиңнәр булмады. Рус Шуган авыл җирлеге – икенче, Метрәй авыл җирлеге өченче урынга лаек булды. 
– Авыл җирлекләрендә кеше саны кими, яшьләр азая. Команда туплау җиңел түгел, – ди Яңа Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романова. – Әмма безнең җирлекнең егет-кызлары, кайда гына яшәсәләр, кайда эшләсәләр дә, ярышларга кайталар. Бик зур рәхмәт аларга! Хөкемдарларга, ярышларны оештыручыларга да рәхмәт! 
Якшәмбе көнне универсаль спорт залында көрәш ярышлары узды. Киеренке бәйгедә оешма-предприятиеләр арасында мәктәпләр җыелма командасы җиңүгә иреште. Район Советы һәм Башкарма комитеты командасы икенче урынны алды. Үзәк хастаханә өченче урында калды. Авыл җирлекләре арасында Мәлләтамак авыл җирлеге җиңү яулады. Әмәкәй авыл җирлеге – икенче, Яңа Усы авыл җирлеге – өченче урында. Канат тартуда Район Советы һәм Башкарма комитеты командасы иң көчле булып чыкты. “Челтәрләр” командасы – икенче, мәктәпләр җыелма командасы өченче урынга лаек булды. Авыл җирлекләре арасында беренчелекне Метрәй авыл җирлеге алды. Әмәкәй авыл җирлеге – икенче, Вәрәшбаш авыл җирлеге өченче урынга чыкты.

 

XXXII кышкы спартакиада нәтижәләре буенча оешмалар арасында беренче урынны мәктәпләр җыелма командасы алды. Район Советы һәм Башкарма комитеты командасы – икенче, үзәк хастаханә өченче урынга лаек булды. “Челтәрләр” командасы дүртенче урында калды. Авыл җирлекләре арасында Вәрәшбаш авыл җирлегенә тиңнәр булмады. Яңа Усы авыл җирлеге – икенче, Метрәй авыл җирлеге өченче урынны алды. Мәлләтамак авыл җирлеге дүртенче урынга чыкты. Әлеге командалар 20 000, 15 000, 10 000 һәм 5000 сумлык сертификатлар, медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнде.
 

– Гади эшчеләр, хезмәткәрләр арасында көчле спортчылар булуы сөендерә. Кайберәүләрнең гәүдәсе дә зур түгел, авырлыгы да кечкенә кебек, шулай да көрәштә сокланырлык алымнар күрсәтүчеләр булды. Рәхмәт сезгә! – диде район башлыгы Альберт Хуҗин, спартакиаданы ябу тантанасында командаларга мөрәҗәгать итеп. – Мондый чаралар коллективларны туплый, берләштерә. Яңа кешеләр белән танышабыз, аралашабыз. Туган авылың, үз коллективың белән горурлану хисләре туа. 
 

Кышкы спартакиада барышында ГТО нормативларын тапшыру мөмкинлеге дә тудырылды. 50гә якын спортчы урыннан озынлыкка сикерүдә һәм алга иелүдә (сыгылмалылык) үзләрен сынап карады. Ир-атлар арасында озынлыкка сикерүдә беренче урынны Баланлы мәктәбеннән Денис Сухов алды. Аның күрсәткече – 2,88 метр. Шулай ук Баланлы авыл җирлегеннән Рунар Хәсәнов, 2,65 метр озынлыкка сикереп, икенче урынга лаек булды. Район Советы һәм Башкарма комитеты командасыннан Илназ Латыйпов (2,55 метр) өченче урынны алды. Спорт ветераны Илнур Габидуллин (Олы Чакмак авыл җирлеге), 2,47 метр озынлыкка сикереп, Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Хатын-кызлар арасында озынлыкка сикерүдә район Советы һәм Башкарма комитеты командасы кызларына тиңнәр булмады. Айзилә Мөхәмәтҗанова, 1,90 метрга сикереп, беренче урынга чыкты. Икенче урынны шул ук командадан Гөлфия Хаҗиева алды (күрсәткече – 1,62 метр.) Өченче урында – Роза Миргаләүова (1,62 метр). 
 

Сыгылмалылык (алга иелү) буенча ир-атлар арасында беренче-икенче урыннарны район Советы һәм Башкарма комитеты егетләре Рөстәм Хантимеров (25 см) һәм Илназ Латыйпов (24 см) бүлеште. Мөслим электр челтәрләре хезмәткәре Рафаэль Галиев (21 см) өченче урынны алды. Хатын-кызлар арасында да беренче ике урынны район Советы һәм Башкарма комитеты хезмәткәрләре алды: Диләрә Шакирова – 22 см, Айгөл Сафина – 21 см. Спорт мәктәбендә эшләүче Лилия Әхмәтҗанова (20 см) өченче урынга лаек булды.

Римма Афзалова.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев