Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим районының "Үлемсез полкы". Салих Морзаханов

Салих Морзаханов 1913 елда Бүләк авылында туа. Сугышка кадәр колхозда эшли. 1939 елда совет-фин сугышына алына. Башта Кукмарада 3 ай дәвамында хәрби өйрәнүләрдә була.

Сугыш тәмамланганнан соң, апрель аенда авылга кайтып, колхозда эшләвен дәвам итә.
1940 елда С. Морзахановны армия хезмәтенә алалар. Бер ел Нальчик шәһәрендә хезмәт итүгә Бөек Ватан сугышы башлана. Аларны туры фронтка озаталар. Салих башта - пулеметчы, аннары танк пулеметчысы була. Смоленск шәһәре өчен барган сугышта, каты яраланып, госпитальгә эләгә. Терелгәннән соң кабат кулына корал ала һәм дошманны куып Украина җиренә аяк баса. Сугыштан соң С. Морзаханов Донбасс шахтасында эшли. Авылга 1946 елның октябрендә кайта. Озак еллар терлекчелектә хезмәт куя.

Фото - Pixabay.com 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев