Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим районының "Үлемсез полкы". Әкрам Шакиров

Шакиров Әкрам Шакир улы 1914 нче елның 4 октябрендә Мөслим авылында туа. 1940 нчы елның 20 июнендә армия сафларына алына.

Хәрби хезмәтен Одесса шәһәрендә 469 нчы укчы полкта үтә. Бөек Ватан сугышы башлануның беренче көннәрендә үк фронтка озатыла. Көнчыгыш, Брянск, Воронеж һәм Калинин фронтларында отделение һәм взвод командиры буларак көрәшә. Фашист илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән батырлыклары өчен Ә. Шакиров “Севастополь оборонасы өчен”, “Батырлык өчен” медальләре белән бүләкләнә. Өч тапкыр Баш командованиенең Рәхмәтенә лаек була. Дошманга каршы тигезсез сугышларда өч тапкыр яралана, I төркем инвалидлык алып,1944 елның мартында туган авылына кайта.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев