Мөслим районының "Үлемсез полкы". Котдус Баянов
Яңалыклар

Мөслим районының "Үлемсез полкы". Котдус Баянов

Баянов Котдус Миңнехуҗи улы 1924 елда Вәрәшбаш авылында туа. 1942 елның августында хәрәкәттәге армиягә мобилизацияләнә.

Фронтта 226 нчы аерым авыр артиллерия дивизионында, 1 нче батарея составында сугыша. Бөек Җиңүгә бер ай кала 1945 нче елның 5 апрелендә Котдус Баянов Кенигсберг (хәзерге Калининград) шәһәре өчен барган каты сугышларда батырларча һәлак була. Калининградның Үзәк районы Чкаловск поселогындагы туганнар каберлегенә күмелгән.
 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев