Мөслим лицее укучылары пионерлар хәрәкәте тарихы белән танышты
Балалар китапханәсе мөдире Гүзәл Исәнбаева Мөслим лицееның 5нче сыйныф укучылары өчен "Пионер оешмаларының символлары һәм атрибутлары" дип исемләнгән тематик кичә үткәрде. Ул укучыларны пионер оешмасы тарихы, узган юлы, символлары һәм атрибутлары белән таныштырды. Кичәгә кунак итеп озак еллар Пионерлар һәм укучылар йорты директоры булып эшләгән Наилә Сөләймәнова чакырылды. Ул истәлекләре...
Балалар китапханәсе мөдире Гүзәл Исәнбаева Мөслим лицееның 5нче сыйныф укучылары өчен "Пионер оешмаларының символлары һәм атрибутлары" дип исемләнгән тематик кичә үткәрде. Ул укучыларны пионер оешмасы тарихы, узган юлы, символлары һәм атрибутлары белән таныштырды. Кичәгә кунак итеп озак еллар Пионерлар һәм укучылар йорты директоры булып эшләгән Наилә Сөләймәнова чакырылды. Ул истәлекләре белән уртаклашты, укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Очрашу җанлы һәм истәлекле узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев