Яңалыклар

Мөслим хуҗалыклары чәчүлек җирләрен тәрбияли

Бу көннәрдә игенчеләр чәчүлекләрне тәрбияләү белән мәшгуль. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, барлыгы 83 мең 560 гектар мәйдан чүп үләннәренә каршы гербицид белән эшкәртелгән.

       Бер үк вакытта үсеш стимуляторлары һәм микроашламалар да кертелгән. Бу чара “Намус”, Август-Мөслим”, “Туган як” агрофирмаларында, “Исламов”, “Авзалов”, “Әюпов” крестьян-фермер хуҗалыкларында оешканлык белән башкарылган. Бу көннәрдә игеннәрне корткыч бөҗәкләргә һәм каршы эшкәртү дә бара. 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев