Мөслим халкы суга тилмермәячәк!
Су скважиналарының искерүе сәбәпле, Мөслимдә яңа скважина булдыру ихтыяҗы барлыкка килде.
Әлеге мәсьәләне хәл итү буенча эшләр башланды: үзара салым акчалары хисабына яңа скважина сафка бастырылачак. Бүгенге көндә бораулау эшләре башкарыла. Әлеге чара Мөслимне бертуктаусыз су белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирер көтелә.
Фото - Муслюмовский муниципальный район
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев