"Мөслим-информ" коллективы журналистлар Сабантуенда катнаша
Яңалыклар

"Мөслим-информ" коллективы журналистлар Сабантуенда катнаша

Бүген "Татмедиа"ның 15 еллыгына багышланган журналистлар Сабантуе уза

"Мөслим-информ" коллективы бүген Байлар Сабасында "Татмедиа"ның 15 еллыгына багышланган журналистлар Сабантуенда катнаша. 

Сабантуйның ачылыш тантанасында 65 филиалдан килгән журналистларны «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев сәламләде.

Кунаклар арасында ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков та бар иде. 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/bailar-sabasynda-zurnalistlar-saban-tue-baslandy-5857371

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев