Укучыларыбыз яза. "Мөслим белән горурланам!"
– Мин – Үрәзмәт-Чишмә авылы кызы. Гомер юлымның күп өлешен читтә яшәп үткәргәнгәме, туган яклардан килгән кош теле кадәр генә хәбәргә дә сөенәсең икән ул. Соңгы елларда Мөслим районында барган үзгәрешләр белән якыннан танышу мөмкинлеге туды миңа.
Авылдашым, күршем Флүсә Фатыйхова, “Авыл утлары” газеталарын җыеп, почта белән миңа даими җибәреп бара. Газеталарны кабат-кабат кулыма алып укыйм. Газетада дөнья күрүче авыллар тарихына кагылышлы язмаларны аеруча яратып укыйм. Газетадагы язмалардан, фотолардан танышларымны эзлим. Гөлфия Мөхәмәтгәрәева белән газета аша танышып элемтәгә кердем, бергәләп туганнарны таптык.
Әле ютубтан Мөслим телевидениесе тапшыруларын да карый башладым. Район яңалыклары белән танышкач, туган якларыма кайтып килгәндәй булам, Мөслимем белән горурлану хисләре уяна.
Рузалия Галимова-Шәйдуллина,
Казан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев