Мәрхәмәтлелек һәркемнең йөрәгендә яшәргә тиеш!
Көтелмәгән бүләккә кайсыбыз гына шатланмый!? Изге эшләргә Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбенең 4 в hәм 4г сыйныфында белем hәм тәрбия алучы волонтерлар кушылды. Алар картлар һәм инвалидлар йортына бардылар.
"Гомер көзләрендә ялгыз калганнар әби-бабайлар, сабый баладай сөенеп, шигырьләр тыңладылар, матур теләкләрне зур рәхмәт әйтеп кабул иттелэр. Тыл ветераннарын зурлап, район укучыларының уз куллары белән ясаган открыткаларны тапшырдык. Укучыларыбыз әлеге очрашудан тәэсирләнеп кайттылар", - дип хәбәр итәләр безгә Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбеннән.
Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев