Мөслимдә район Сабантуе узды (фоторепортаж)
Район үзешчәннәре бәйрәмне дәртле җырлары белән бизәде.
Бәйрәм кунакларына берсеннән-берсе кызыклы күргәзмәләр, театральләштерелгән тамаша, концерт программасы, атлар чабышы, милли уеннар тәкъдим ителде.
Үз хуҗалыкларында җиңү яулаган, югары күрсәткечләргә ирешкән механизаторларыбыз Мөслим муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты һәм акчалата премия белән бүләкләнделәр.
Сабантуйның күрке — милли уеннар. Кул көрәштерү, кашык кабып йөгерү, көянтә белән йөгерү, гер күтәрү, милли көрәш, капчык белән сугышу һәм башка төрле уеннар. Сабантуйның традицион уеннарында олысы да, кечесе дә бик теләп катнашты. Район үзешчәннәре бәйрәмне дәртле җырлары белән бизәде.
Римма Афзалова фотосы
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев