"Могҗизалар кыры" уены үткәрелде
Яңалыклар

"Могҗизалар кыры" уены үткәрелде

Уенның абсолют җиңүчесе булып Эльнур Самсонов танылды.

Инвалидлар декадасы уңаеннан үзәк китапханә хезмәткәрләре Түбән Табын интернат-мәктәбенең 5-9нчы сыйныф укучылары өчен «Чынга ашачак хыял» исеме астында "Могҗизалар кыры" уены үткәрде. Балалар алдында Мөслим муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль – мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Марина Бадертдинова чыгыш ясады.  Уенчыларга бүләкләрнең иганәчесе булып "Маяк"халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге, социаль яклау бүлеге торды. Уенның абсолют җиңүчесе булып Эльнур Самсонов танылды.

Фото - http://muslumovo.tatarstan.ru/tat/ алынды

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев