Мөмкинлекләре чикләнгән мөслимлеләр өчен спорт һәм күңел ачу чаралары оештырыла
Яңалыклар

Мөмкинлекләре чикләнгән мөслимлеләр өчен спорт һәм күңел ачу чаралары оештырыла

Инвалидлар декадасы кысаларында җирлегебездә шактый чаралар узар дип планлаштырыла. Конкурс-бәйгеләр дә, очрашулар да, музыкаль кичәләр дә, сәламәтлекләре чикле райондашларыбызның өйләренә бару, волонтерлар белән берлектә төрле акцияләр үткәрү дә әлеге чаралар кысаларында башкарылачак. 7 декабрь көнне инвалидлар арасында спартакиада оештырыла. Райондашларыбыз шашка һәм шахмат уеннары буенча осталыкларын сынаячак. 8 декабрьдә, традиция буларак, хәйрия марафоны үткәрелер дип көтелә. "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре "Могҗизалар кыры" уены үткәрә. Сәламәтлекләре чикле гражданнар җәмәгать мунчасына 1-3, 7-10 декабрь көннәрендә 12:30-19:00 сәгатьләрдә түләүсез кереп юына алачак.


Нет комментариев