Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Чыгарылыш сыйныф укучыларының 98 проценты йомгаклау иншасын уңышлы язган

Төп вакытта йомгаклау иншасын 645 мең укучы язган. Шуларның 642 меңе - быелгы чыгарылыш сыйныф укучылары.

(Казан, 25 декабрь, "Татар-информ"). Россия мәктәпләре чыгарылыш сыйныф укучыларының 98 проценты йомгаклау иншасын уңышлы язган. Калганнарының бер өлеше эшләрен тиешле күләмгә җиткерә алмаган (250 сүз кирәк), кайбер укучыларның иншасы экспертлар тарафыннан үзлектән эшләнмәгән (0,77 проценты) дип табылган. Бу хакта Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәтенең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр, дип җиткерә РИА Новости.

"6 декабрьдә узган йомгаклау иншасын чыгарылыш сыйныф укучыларының 98 проценты уңышлы язды, 2 процент тирәсе "зачет" ала алмады. Төп вакытта йомгаклау иншасын 645 мең укучы язды. Шуларның 642 меңе - быелыгы чыгарылыш сыйныф укучылары", - диелгән хәбәрдә.

Йомгаклау иншасын уңышлы язу чыгарылыш сыйныф укучыларына дәүләт йомгаклау аттестациясенә керү мөмкинлеген бирә.

Сәламәтлекләре чикле инвалид укучылар инша урынына йомгаклау изложениесе яза.

Югары уку йортына кабул ителгәндә шулай ук абитуриентларга инша тәкъдим ителергә мөмкин. Уку йорты аның нәтиҗәсен шәхси уңышы итеп, БДИ нәтиҗәләре суммасына өстәмә баллар рәвешендә өстәргә хокуклы.

Йомгаклау иншасында "зачет" ала алмаган яисә җитди сәбәпләр аркасында язып бетерә алмаган чыгарылыш сыйныф укучылары аны өстәмә вакытта - 2018 елның 7 февралендә һәм 16 майда яза ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев